Эзләү нәтиҗәләре
- Гыйззәт әсәрләренең диалогы, андагы образны, характерны ачуга ярдәм итә торган тел чаралары, киң кулланылган мәкаль-әйтемнәр, бәетләр, җырлар — барысы да татар сәхнә теленең үсешенә зур йогынты ясавында дәвам итә. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Алда китерелгән гомуми күзәтүләрне дәлилләү максатыннан, биредә драматургның «Чаткылар» әсәре мисалында кайбер тел-стиль үзенчәлекләре күрсәтелә. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- «Чаткылар» драмасының сюжеты столыпин реакциясе чорында авылда барган сыйнфый антагонистик конфликт көрәшенә нигезләнгән. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Вакыйга конкрет — 1907 – 1910 елларда бара. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Драматург безнең күз алдыбызга шул чор татар авылын бөтен яклары белән китереп бастыра. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Шуңа яраклы рәвештә әсәрдә искергән, тарихи сүзләр, шул чорда актив кулланышта йөргән гарәп-фарсы сүзләре, рус алынмалары актив кулланылган. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Алар әсәрдә сурәтләнгән чорны күз алдына китерү өчен хезмәт итәләр. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Авылга урядник, стражник, тикшерүче килгәч, (алар, әлбәттә, рус кешеләре) халык белән алар рус телендә сөйләшәләр. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Аның каравы, алар байлар белән бик итагатьле, алар белән сөйләшкәндә, бары тик яхшы эчтәлекле сүзләр генә кулланалар. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)
- Рус начальниклары татар авылларына килгәч, халык алар белән русча сөйләшергә мәҗбүр. Ф. Г. Галләмов . Т. ГЫЙЗЗӘТ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ («Чаткылар» драмасы мисалында)